Быел 30 август – шәһәр һәм Республика көнендә – «Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивале 41нче тапкыр узачак.
Бәйрәмнең быелгы үзенчәлекләре, фестивальнең әһәмияте турында сөйләшү өчен студиягә танылган алып баручы Айзилә Батрханованы һәм виртуоз-музыкант, Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиевны чакырдык.
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.