«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – Питрәч төбәгенең Шәле авылыннан кул остасы Мөслимә Салихҗан кызы Гаянова.
Мөслимә ханым көнкүрештә тормышның бер генә өлкәсенә дә битараф калмыйча яшәүче, кулларында ут уйната торган ханым. Сәхнәдә нечкә күңелле дә, трамвай йөрткәндә таләпчән дә, ә инде төрледән-төрле уенчыклар бәйләгәндә чын мәгънәсендә рәссам да.
Күнеленең киңлегенә хисләр матурлыгын салып, төсләр тәңгәллеген көйләп бәйләнгән бу иҗат эшләре һәрберебездә дә соклану уятыр, дип ышанып калабыз.
14 август 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.