Республика төбәкләрендә төрле фестивальләр дәвам итә. Эстафетаны бу атнада Кайбыч һәм Балык Бистәсе ала. Сайларга менә дигән мөмкинлек бар. «Бистә шәле» дә, «Кичке уен» да үз тамашачысын тапкан, төрле коллективларны берләштергән фестивальләр.
Студиябезнең бүгенге кунагы – Кайбыч муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Рузалит кызы Әбләзова. Ул безгә «Кичке уен» республика фестивале турында тәфсилләбрәк сөйли.
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.