Менә бу шигъри юлларга игътибар итегез әле:
Күңелем – диңгез минем,
Уйларым – елга.
Гел алып чыгар алар
Хәерле юлга.
Яшьләрем – чишмә сыман
Ага да ага.
Уйларымның дулкыннары
Ярларга кага.
Ә шулай да мин еламыйм,
Сез уйламагыз.
Уйларым елга булганда,
Күңелем – дингез.
Шатлыкларым, кайгыларым –
Бар да бертигез…
«Милли кунакханә»дә шагыйрь, республиканың абруйлы мөгаллиме, Муса Җәлил исемендәге лицей директоры Наил Төхфәтуллов.
Аның үтә фәлсәфи, кызыклы фикеләрен ишетәсегез килсә, 16 октябрь14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз. Бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.