Сезне алтын көз кояшының тансык нурлары иркәләгәндә «Милли кунакханә»гә чакырып, татар җыр тарихында бәхәссез урынын тапкан шәхес белән очраштырырга булдык.
500дән артык җыр иҗат иткән, һәрбер җырчының репертуарын баеткан композитор, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов безнең кадерле кунагыбыз.
30 сентябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.