«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Артист гомере ни белән үлчәнә икән – уйланганыгыз бармы? Сәхнәдә тудырылган бихисап образлар, тамашачы алкышы, уйналган спектальләрдә үз уеныңнан алган рухлану яисә канәгатьсезлек, төннәр буе күңелдән ятланган рольләр – болар барысы да артист гомеренең аерылгысыз кисәкчекләре...
Кунагыбыз әнә шундый ихлас затларның берсе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры Зөфәр Харисов.
Аның белән әзерләнгән әңгәмәне 13 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.