Татарстанда «Татар теле – Халкым теле» конкурс һәм семинарының яңа сезоны старт ала! Чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларына карата мәктәпләрдә, яшьләрдә ихтирам хисе тәрбияләү, педагоглар өчен аралашу, тәҗрибә алышу мәйданчыгы булдыру максатыннан оештырыла.
Проект читтән торып ярышу һәм «Сәләт – Батыр» яшьләр үзәгендә узачак семинарда катнашудан тора.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.