23 октябрь көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы, Почет билгесе орденнары, күпсанлы медальләр иясе Фәхри Насретдиновның тууына 115 ел тулды.
Шул уңайдан танылган артистның туган авылындагы музеенда «Фәхри Насретдинов – чор тавышы һәм буын мирасы» дип исемләнгән кичә үтте. Аны Апас туган якны өйрәнү музееның филиалы – Фәхри Насретдинов музее җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина оештырды һәм уздырды.
Чарага район җитәкчеләре, Казаннан, Кайбыч районыннан килгән кунаклар, Фәхри Насретдиновның туганнары, авылдашлар, ветераннар – кыскасы, Фәхри абыйны ихтирам иткән, аның иҗатын яраткан кунаклар җыелды.
«Кичә бик җылы һәм дустанә атмосферада узды. Анда җырладык та, еладык та, биедек тә, Фәхри абыйның рухына дога да кылдык, танылган якташыбызның үзе яздырып калдырган тавышын, җырларын тыңлап тәэсирләндек тә», – дип сөйләде безгә Апас туган якны өйрәнү музее директоры Лилия Нәбиуллина.