Татарстанның Әтнә районы Кышлау Мәдәният йортында якташ язучыларның иҗатына багышланган әдәби кичә үтте.
Әлеге чарада «Каурый каләм» иҗат берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр катнашты. Кичәдә якташ язучыларның тормыш юлын, иҗатын искә алып, аларның әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укылды.
Катнашучылар шулай ук бүгенге көндә районда иҗат итүче яшь талантлары белән танышты. Авылның үзешчән язучылары исә кичәгә җыелучыларга үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте.