«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Теләче төбәгенең иң уңган, иң асыл кызы Фәния Габделхак кызы Галимҗанова – студиябез кунагы.
Кул эшләре остасы Фәния ханым турында халыкта: «Кулларыннан гөлләр тама», дип әйтергә яраталар. Бу сүзләрдә хилафлык юклыгына тапшыруны караганнан соң сез үзегез дә инанырсыз.
Төрледән-төрле гөлләрне орлыктан, үсентедән үстереп, һәр кешегә күңел җылысын гына өләшеп калмыйча, милли бизәкләр белән чигелгән калфаклары, изүләре һәм башка бик күп милли эшләнмәләре белән күпме хатын-кызны сөендерә ул. Кыскасы, Фәния ханым турында күп сөйләп була.
13 октябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.