31 октябрь көнне Екатеринбург шәһәрендә татар биюләрен башкаручыларның «Шома бас» төбәкара конкурсы узды. Быел ярышлар унынчы мәртәбә уздырылды.
Конкурста Балтач районының йөзек кашы булган, һәр мәдәни чараны үзләренең матур биюләре белән бизәүче «Дар» бию коллективы (җитәкчесе - балетмейстер Хасанов Рөстәм Мидхәт улы) икенче ел рәттән уңышлы чыгыш ясады. Беренче турда җиңү яулап алар I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 1 ноябрь көнне исә яшь биючеләр конрсның Гала-концертында да катнашты.