Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «ӘтнәТуй» фольклор фестивалендә туй гореф-гадәтләре белән таныштырдылар
«ӘтнәТуй» фольклор фестивалендә туй гореф-гадәтләре белән таныштырдылар

«ӘтнәТуй» фольклор фестивалендә туй гореф-гадәтләре белән таныштырдылар

03.08.2026
#Вакыйгалар

1 август көнне Әтнә районында III «ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале узды. Фестивальнең төп максаты – Казан артындагы татар туй йолаларын саклау, шулай ук туй тантанасы белән бәйле гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру.

«Хәзер күпчелек туйлар заманча уза, аларның асылы югалып бара. Элек кияү егетен кызыл тасмалар белән туктатып биетәләр иде, хәзер анысы да бик сирәк күренеш. Әлеге фестиваль ярдәмендә туй белән бәйле йолаларны халыкка җиткерәсебез килде», – дип сөйләде фестивальнең максатлары турында Әтнә район Мәдәният йорты директоры Инзилә Бариева.

Чара Олы Әтнә авылының «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында узды. Быел фестивальдә республикабызның биш төбәгеннән – Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе районнары фольклор коллективлары катнашты. Алар үз җирлекләренә хас туй йолаларын тәкъдим итте.

Балтач районының «Чишмә» фольклор коллективы кыз күңеленең кагылгысызлыгын үзендә чагылдырган «Кыз ярәшү» күренешен күрсәтте. Арча районының «Хәзинә» фольклор коллективы җитдилек һәм зәвык белән сугарылган «Кыз сорау (яучылык)» йоласын сәхнәләштерде. Әтнә районының «Чишмә» халык фольклор ансамбле татар йортының бәрәкәтен һәм байлыгын күрсәтүче «Бирнә сандыгы тутыру» мизгелләрен тасфирлады, ә данлыклы «Сөмбел» халык фольклор ансамбле «Киленгә су юлы күрсәтү» күренеше белән таныштырды. Балык Бистәсе районының «Талир тәңкәләр» фольклор коллективы гаилә җылылыгын гәүдәләндергән «Өй киендерү» йоласын тәкъдим итте. «Биектау» коллективы борынгы парлы тормышның чисталык һәм сафлык бәйрәме булган «Кияү мунчасы» күренешен җанландырды.

«Әтнә Туй» фестивалендә берничә мәйданчык эшләде. Анда өйләнешкән парларның архив туй фотосурәтләре белән дә, туй күлмәкләреннән торган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин иде. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә хакы. Гаиләдә кем хаклы» дип аталган әхлак дәресе үткәрде. Һәркем Әтнә ягына хас туй ризыклары – әлбә, кияү пәрәмәче һәм паштеттан авыз итте. Фестиваль кысаларында «Уңган килен» бәйгесе дә узда

«ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестиваленең концерт программасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» этнотөркеме, ABIEM PROJECT коллективы чыгыш ясады.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

«Милли кунакханә»дә «Изгеләр ашы» йола-күренешен тәкъдим итәбез
29.07.2026
Апаста узачак «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивале турында Марат Нуриев һәм Рөстәм Мингазиев белән сөйләшәбез
Апаста узачак «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивале т…
29.07.2026
Әтнә районы мәдәният бүлеге башлыгы Алия Абдуллина «Әтнә туй» фестивале белән таныштыра
Әтнә районы мәдәният бүлеге башлыгы Алия Абдуллина «Әтнә туй»…
28.07.2026
Бездә кунакта – Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина
Бездә кунакта – Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина
20.07.2026
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» V Ачык фольклор фестивале узды
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» V Ачык фольклор фестивале узды
20.07.2026
Милли тәрбия турында балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гыймадиева белән сөйләшәбез
Милли тәрбия турында балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гыймадиева белән сөйләшәбез
16.07.2026
«Сөлгеле капка» фольклор фестивален оештыручылар белән очрашуга чакырабыз
«Сөлгеле капка» фольклор фестивален оештыручылар белән очрашуга чакырабыз
14.07.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.