«Милли кунакханә» үз эшен дәвам итә.
Без сезне иҗат әһелләре белән генә түгел, ә бәлки кул эшләре осталары белән дә һәрдаим таныштырып торабыз. Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам – республиканың иң оста чигүчеләре Мамадыш төбәгендә яши. Шундыйларның берсе – әлеге төбәкнең Урта Сөн авылыннан Гүзәлия Заһидуллина.
Кулларыннан гөлләр тамызучы бу ханым белән әңгәмәне 12 август 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.