«Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышында – Теләче район Мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова һәм Караширмә авыл клубы директоры Әкълимә Мәһдиева. Әңгәмә «Әйлән-бәйлән» I Ачык республикакүләм фольклор фестивале турында.
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.