21 август көнне Арча муниципаль районында «Арча читекләре» этно-фестивале булып узды. Фестиваль үз башлангычын районның Кылачы авылында алды. 2024 елда инде яара район күләмендә үткәрелде. Хәзер аның масштабы үскәннән-үсә, катнашучылар саны арта бара. Быел фестиваль республика күләмендә узды.
Фестивальнең Кылачы авылыннан башланып китүе очраклы түгел. Кылачы авылы – Татарстанда милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән.
1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар. Монда алар читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар һәм яңа һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштереп, алар авылларына кире кайталар. Гайнулиннар авылның башка егетләренә дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр.
1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүендә эшли. 1972 елда Арчада «Милли аяк киемнәре җитештерү» берләшмәсе төзелә. 70нче еллар ахырында, филиалларны да кертеп, берләшмәдә 1 200 кеше хезмәт куя. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала.
Тарихыбызны онытырга юл куймыйча, бай мирасны саклап калырга, яшь буынга җиткерергә тырышу максатыннан оештырыла әлеге фестиваль. Ул онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне, халык җыр-биюләрен үстерү, шулай ук читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме – читекне популярлаштыруны күз алдында тота.
Фестивальдә «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина да катнашты. Ул кунакларны сәламләп, оештыручыларга татарны дөньяга таныткан читекне фестиваль дәрәҗәсенә күтәрүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Быел фестивальдә Арча, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Биектау, Балтач, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы, Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары катнашты.