
«Милли кунакханә»дә сезне республикабыз мәдәният йортларында эшләп килүче үрнәк ансамбльләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Шундыйларның берсе – Апас төбәгенең «Каратун йолдызлары» фольклор ансамбле.
Сайлаган һөнәрләренә ихлас бирелгән, халыкка төрледән-төрле чаралар оештырып, телебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез сагында торучы әлеге затлы кызлар белән сезне дә таныштырасыбыз килде.
Әңгәмәне 18 сентябрь 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.