«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз турында бер җөмлә белән «Кулларыннан гөлләр тама» дип әйтеп була.
Самара өлкәсенең данлыклы Ярмәк авылы кызы Рамилә Мөхгалимова тормышның төрле сынауларына бирешмичә, әйләнә-тирәдәгеләргә күңел матурлыгын өләшеп яши. Менә шул матурлыкка кул җылысын да кушып тегелгән төрледән-төрле эшләнмәләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
26 июнь, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.