«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Татар җыр сәнгатенә ныклы адымнар белән килеп кереп, үзенең алыштыргысыз урынын булдырган яшьләрне күрү – гаять куанычлы хәл. Шундый шәхесләрнең берсе – Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге иясе Илүсә Хуҗина студиябезнең чираттагы кунагы.
Аның белән әңгәмәне 18 июнь 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Бездән аерылмагыз!
Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.