«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Кем ул – режиссер? Сезнең бу хакта уйлап караганыгыз бармы? Спектакль барышында аны сәхнәдә күрү мөмкин түгел, әмма күренсә дә, күренмәсә дә театрда аның барлыгы сизелә һәм бу образ сезнең спектакльне ничек кабул итүегезгә турыдан-туры тәэсир ясый.
Бүген сүзебез театрның иң беренче, төп кешесе – аның режиссеры турында. Кунагыбыз – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәуләт драма театры режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев.
Аның белән очрашу 23 июнь көнне 14:00 сәгатьтә булачак. Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.