«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы дәвам итә. Саба уңганнарыннан эстафетаны Мөслим төбәге кабул итеп ала.
27 ноябрь көнне булачак тамаша турында тәфсилләбрәк сөйләргә студиягә Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Мөҗәһит улы Әхмәтҗановны чакырдык.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.