4 декабрьдә халык шагыйре Сибгать Хәкимнең тууына 115 ел тула. Әтнә районы мәдәният бүлеге тарафыннан якташлары хөрмәтенә уздырылучы чараларның берсе – нәфис сүз сөючеләр өчен республикакүләм «Сибгать чишмәләре» конкурсы.
24 ноябрь көнне конкурсның беренче – сайлап алу этабы «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге»ндә узды. 126 эшкә филология фәннәре докторы, язучы Фуат Галимуллин, драматург Данил Салихов, Әтнә районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Абдуллина һәм хезмәттәшебез Миләүшә Насыйбуллинадан торган мәртәбәле жюри үз бәясен бирде.
Алда конкурсның икенче этабы. Конкурсантларга уңышлар теләп калабыз.