2025 елның санаулы көннәре калып бара. Узып баручы ел тарихка «Ватанны саклаучылар елы» буларак кереп калыр. Яңа елга яңа өметләр белән кергәндә, һәр кешенең күңелендә «Дөньялар тыныч булып, сугышлар туктасын иде» дигән теләк иң кадерлеседер.
Югалтулы, сагышлы, күз яшьле, болгавыр заманны онытырга хакыбыз юк. Киләчәк буынның бәхетле яшәве өчен түгелгән кан, өзелгән гомер өчен барыбыз да бурычлы. Хәтер нык булганда алар безнең күңелдә исән булып яшәр.
Студиябез кунагы – язучы Гөлусә Закирова белән «Энекәш» китабы турында сөйләшү бу сүзләрне раслар мөгаен.
12 декабрь,14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.