«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз турында бер җөмлә белән генә: «Ул яшәргә ярата» дип әйтеп була. Чөнки тормышның һәр өлкәсендә аның үз җиңүләре бар.
Сүзебез – Арча төбәгенең Сарай-Чокырча авылы Мәдәният йорты директоры, язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов турында.
Очрашуга сәбәп тә бик гади. Язучының күптән түгел «Өч почмаклы бәхет» дигән китабы басылып чыккан. Әңгәмәбез сезнең өчен бик кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
4 сентябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.