
Башкалабыз 30 август – Республика һәм Шәһәр көненә әзерләнә.
Көтеп алынган бәйрәмнең программасы бик бай. Әмма арада иң кадерлесе – «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-тамашасы.
Шул уңайдан без студиягә виртоуз баянчы, Казан шәһәренең Таулык бистәсе Мәдәният йорты аккомпаниаторы, «Тургаем» вокаль инструменталь ансамбль җитәкчесе Фаргаф Хәертдиновны чакырдык.
28 август көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.