Ашыгып, ашкынып Яңа 2026 ел килә. Узып баручы ел һәркем күңеленә шатлыгын, сөенечен салып китсә иде.
Билгеле булганча, 2025 ел – «Ватанны саклаучылар елы» буларак та истә калачак. Республика күләмендә әлеге ел кысаларында төрле чаралар уздырылды. Ватан төшенчәсенең никадәр дәрәҗәдә кадерле икәнен һәркем йөрәге аша уздырган шундый чараларның берсен Олы Әтнә Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә район халкына бүләк итте.
Әтнә төбәгенең сугыш һәм тыл ветераннары, аларның балалары, оныклары язмаларыннан тупланган «Онытылмас еллар сулышы» дигән китап турында тәфсилләбрәк сөйләргә без студиягә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Камил кызы Әскарованы чакырдык.
30 декабрь 14.00 сәгатьттә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.