22 октябрь көнне Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы Мәдәният йортында Алабуга шәһәренең «Чулман» әдәби музыкаль берләшмәсе һәм Әтнә районының «Күңел чыңы» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында «Туган якка илтә бар юллар» исемле шигъри кичә узды.
Кичә бик җанлы үтте. Анда Әтнәдән Айгөл Баһавиева, Гөлүсә Галимҗанова, Сүрия Мингатина, Мөнир Шакиров кебек танылган иҗади шәхесләр белән берлектә Алабуга шагыйрәләре дә чыгыш ясады.