Бүген, 1 сентябрь – Белем көне. Форсаттан файдаланып укучыларны, студентларны, мөгаллимнәрне яңа уку елы башлану белән ихлас котлыйбыз! Ышаныч зур – нәкъ менә бүгеннән киләчәктә илебезгә, милләткә, аның мәдәниятенә хезмәт итүче яңа асыл затлар тәрбияләнер.
«Милли кунакханә» студиясенең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, озак еллар Балык Бистәсе төбәгенең Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры булып эшләп, лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм мөгәллим, тәнкыйтьче Рамазан Кәбиров. Аның фикеренчә: «Укытучы – дөньяны танырга өйрәтүче тылсымчы ул».
«Милли кунакханә»дәге бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.