Җәй ул – бәйрәмнәргә, төрледән-төрле фестивальләргә бай чор. Халкыбызның гореф-гадәтләрен барлап, тарих чоңгылында калдырмый халыкка җиткерүдә әлеге фестивальләрнең кадере, дәрәҗәсе бик зур!
«Сөлгеле капка» фольклор фестивале – күптән Арча төбәге Ташкичү авылының милли йөзенә әйләнде. 17 июль көнне республика һәм чит төбәкләрдән килгән коллективлар тагын бер кат халкыбызның мәңгелек мирасын барлар.
Әлеге уңайдан бездә кунакта Арча төбәгенең Ташкичү авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре, фестивальгә нигез салучылар Гөлфия Мәгъсумова һәм Тәнзилә Вәлиева.
15 июль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.