«Милли кунакханә» сезне берсеннән-берсе кызыклырак шәхесләр белән таныштыруны дәвам итә.
Чираттагы кунагыбыз – Арча төбәгенең Шурабаш авылыннан. Бик хикмәтле авыл бу. Монда марилар – татарча, татарлары – марича рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, бер-берсенең милли йолаларын хөрмәт итеп яшиләр.
Шурабашның «Шишор» мари халык фольклор ансамбле исә республикакүләм генә түгел, Россия төбәкләре арасындагы финн-угор фестивальләре лауреаты да. Ансамбльнең җитәкчесе Олеся Антипова белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
9 декабрь, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.