Хәерле көн, дуслар! Сез шигырь укырга яратасызмы? Ә мин үземә Лилия Гыйбадуллина шигъриятен ачтым. Теле матур, фәлсәфәсе тирән шагыйрәне сезнең белән дә таныштырырга булдык.
Яз терелә. Җил, сөялеп коймаларга,
Курай өрә, җыру суза үз көенә.
Тәрәзләрне эретмәкче утлы сулыш –
Ут-кояшның кайнар тыны. Яз терелә.
Яз күренә күзләреңдә – яшерәсең,
Яктылыкка булмый түзеп, булмый күнеп
Моңарчы гел яшәлмәгән сыман җирдә,
Һәр яз саен – тәүге язга кергән кебек.
Тәүге язны күргән кебек. Томырылып
Күккә бага, җиргә бага, илгә бага –
Карашларың яңа төсләр сөзмәк була.
Ә дөньяда сукмак саен – гел ябага…
Язга сусап сәфәр чыккан юлчыларга,
Гөрләвекле язгы урау юллар үреп,
Бик борынгы кояш карый, карый көлеп.
Өр-яңа да, бик иске дә кебек –
Яз терелә…
21 апрель 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә» студиясендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. Безнең белән бергә булыгыз!
Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.