Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Регионнарның мәдәни коды» күргәзмәсе Россиянең төрле төбәкләреннән һөнәрчеләрне җыйды
«Регионнарның мәдәни коды» күргәзмәсе Россиянең төрле төбәкләреннән һөнәрчеләрне җыйды

«Регионнарның мәдәни коды» күргәзмәсе Россиянең төрле төбәкләреннән һөнәрчеләрне җыйды

12.09.2025
#Вакыйгалар

4-7 август көннәрендә Казанда «Регионнарның мәдәни коды» халык сәнгате һөнәрләре казанышлары күргәзмәсе узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән осталарның күңел җылысын биреп, кулдан эшләнгән уникаль бизәнү әйберләре, аксессуарлар, интерьер предметлары һәм милли киемнәр белән танышырга мөмкин иде.

Күргәзмә ачылышында анда катнашучыларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде. «Халык сәнгате һөнәрләре – илебезнең тере тарихы, ә осталар һәм һөнәрчеләр хезмәте – илебезнең һәм Татарстан Республикасының киләчәге һәм хәзергесе», – диде ул. Аның фикеренчә, әлеге проектның максаты – халык сәнгате һөнәрләрен алга җибәрү.

«Регионнарның мәдәни коды» халык сәнгате һөнәрләре казанышлары күргәзмәсендә халык сәнгате һөнәрләре предприятиеләре, халык осталары, Россиянең 24 регионыннан һәм Үзбәкстаннан килгән 60тан артык һөнәрче катнашты. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән; Башкортостан, Кырым, Чувашия, Саха (Якутия) республикаларыннан; Алтай һәм Красноярск крайларыннан, Ханты-Мансийск автономияле округы – Юградан һәм Түбән Новгород, Киров, Кострома, Самара, Саратов, Иваново, Курск, Калуга, Оренбург, Пенза, Нижегородск, Липецк, Калининград, Омск, Ярославль, Мәскәү, Орлов, Ленинград, Свердловск өлкәләреннән килгән осталар бар иде.

Быел Казанга беренче мәртәбә «Вятка сувениры» (Киров өлкәсе), «Турина гора» (Алтай крае, Барнаул шәһәре), «Холуй җөе» (Иваново өлкәсе, Холуй авылы), «Тукылган бизәкләр» (Нижегородск өлкәсе) һәм Мамыкчылар гильдиясе (Оренбург өлкәсе) кебек федераль исемлектәге күренекле халык сәнгате һөнәрләре предприятиеләре дә килде.

Күргәзмә чатырларында кызыксынучылар өчен мавыктыргыч мастер-класслар уздырылды: «Вороновлар династиясе чигеше йорты»ның чигү ысулларын күрсәтү; атаклы Оренбург шәлен бәйләү өчен йон хәзерләү – тәрәшләү (тарап чистарту), эрләү һәм бәйләү; пумала белән Северодвинск, Гжель, Тагил бизәкләрен төшерү ысуллары, «Студия Гуслица» матрешкасын буяу күрсәтү; Россиянең иң яхшы осталарыннан тукучылык дәресләре алу.

Күргәзмәне «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» һәм «Мирас һәм традицияләр» халык сәнгате һөнәрләре, һөнәрчеләр һәм рәссамнар оешмалары» Ассоциациясе оештырды. Чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме – грант нигезендә тормышка ашырылды.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Яңа 2026 ел белән котлыйбыз!
30.12.2025
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
30.12.2025
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белән сөйләшәбезмм
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белә…
29.12.2025
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
25.12.2025
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
24.12.2025
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
23.12.2025
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
19.12.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.