Җиһан буйлап бар мөселман дөньясы өчен изге, кадерле ай – Рамазан ае якынлаша.
Һәр ураза тотучыга ниятләрен тормышка ашырып, бу матур айны җиңеллек белән каршыларга, иман белән озатырга насыйп булсын!
Башкалабыз Казанда һәм республикакүләм чаралар турында тәфсилләбрәк сөйләү өчен без студиягә Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерованы чакырдык.
«Милли кунакханә»нең махсус чыгарылышын 18 февраль 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.