«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Кунагыбыз – искиткеч талантлы, үз эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелеп, хезмәтеннән чын мәгънәсендә тәм табып яшәүче ханым. Алай гына да тугел, күңел матурлыгын башкалар белән дә бүлешеп яшәүче, милли җанлы, Апас халык театрының алыштыргысыз профессиональ режиссеры Земфира Мөхәммәтшина ул!
21 июль көнне 14.00 сәгатьтә сез дә әлеге әңгәмәнең шаһитлары була аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.