«Милли кунакханә» үз эшен дәвам итә.
Билгеле булганча, безнең максатыбыз – телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны югалтмыйча, буыннан-буынга тапшыру. Халыкта: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән гыйбәрә бар. Тарихыбыз чоңгылында рухи кыйммәтләребез югалып калмасын дисәк, без ул хәзинәне яшь буынга бишектән, гаиләдән, балалар бакчасыннан күңелләренә сеңдерергә тиеш. Монда иң күп хезмәт тәрбиячеләр өлешенә төшә.
Студиябез кунагы – Казан шәһәренең 206нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мәхмут кызы Гыймадиева. Ул халкыбызның рухи мирасын балалар күңеленә салуда иҗади алымнар кулланучы хөрмәтле мөгаллимә.
17 июль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.