«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – Татарстанның атказанган, Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев.
Татар тамашачысын чын күнелдән хөрмәт иткән артист, бик тыгыз вакытын да сезнең белән бүлешеп, әңгәмәгә килгән икән – ул чын мәгънәсендә Галиҗанәп Иҗатчы инде. Уңышлар һәм мәңге тынмас алкышлар насыйп булсын аңа!
3 апрель 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.