«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Апрель ае – Тукай ае гына түгел, ә бәлки елның гастрольләргә гаять бай ае да. 14 апрельдән Камал театры бинасында «Нур» Уфа татар дәүләт театры үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Шул уңайдан без студиягә әлеге театрның баш администраторы Гөлнара Габбасованы чакырдык.
Тапшыруны 7 апрель көнне 17.00 сәгатьтә безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.