«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, җырчы, педагог Зөлфия Вәлиева.
Үз-үзенә гаять таләпчән, шул ук вакытта гаҗәеп дәрәҗәдә самими булган Зөлфия ханым белән әңгәмәне 16 июнь, 14.00 сәгатьтә тамаша кыла аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.