«Милли кунакханә»нең чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы, композитор Рамил Миндияр.
Татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән җырлары һәм башкару осталыгы белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерүче артист белән әңгәмә сезгә дә кызыклы булыр.
21 май 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.