Мөселман дөньясы Корбан бәйрәменә әзерләнә. Быел ул 27 майга туры килә.
Ислам динендә төп бәйрәмнәрнең берсе булып саналган Корбан гаете турында тәфсилләбрәк сөйләү өчен без студиягә Татарстан мөфтие урынбасары, «Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровны чакырдык.
26 май, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Үз чиратында сезне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу юмартлык, мәрхәмәтлелек, затлылык һәм игелекле гамәлләр бәйрәме сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек бирсен. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, бәхет хөкем сөрсен!
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.