«Милли кунакханә» тапшыруының чираттагы герое – искиткеч кызыклы шәхес. Үз исемнәрен тарихта алтын хәрефләр белән мәңгелеккә язып калдырган мәшһүр татар хатын-кызларының исемлеген хаклы рәвештә дәвам итүче ул.
Чаллы шәһәрендә яшәп милләткә ихлас хезмәт итүче Рәисә ханым Камалетдинова белән әңгәмә изге Рамазан аенда сезнең дә күңелләрне сафландырыр дип ышанабыз.
13 март 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.