
Игътибар итсәгез, без тапшыруларга кызыклы шәхесләр чакырырга тырышабыз. Сездән килгән мөрәҗәгатьләр буенча бу юлы без «Милли кунакханә»гә аш-су остасы, блогер Раилә Ахунованы чакырдык.
Халыкта бик матур әйтем бар – «Кулларыннан гөлләр тама» диләр бездә. Сөйләшү барышында әлеге сүзләрнең нәкъ менә Раилә ханымга туры килүен сезнең белән бергә ачыкларбыз.
14 август көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.