
Шушы көннәрдә республикабыз төбәкләрендә иҗат итүче вокаль һәм үзешчән театр коллективларына Мәдәният министрлыгы тарафыннан абруйлы исемнәр бирелде. Тәтеш муниципаль районы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Триумф» театр коллективы хәзер лаеклы рәвештә «Триумф» халык театры дип атала башлады.
Әлеге унайдан без «Милли кунакханә» студиясенә театрның җитәкчесе һәм режиссеры Рөстәм Әхмәдуллины чакырдык.
Әңгәмәне 21 август көнне 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.