«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагысы – тагын да кызыклырак булачак, килешерсез дип уйлыйм.
Күптән түгел Чистай төбәгенең Гаделша авылында истәлекле чара узды. Авыл халкы, килгән кунаклар «Гаделшам» дип аталган авыл тарихына багышланган саллы китапны тәкъдим итү чарасының шахитләре булды.
Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләр өчен студиягә галим-мелиоратор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент, Татарстанның атказанган мелиораторы, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, әлеге китапның авторларының берсе Марс Мансур улы Хисмәтуллинны чакырдык.
27 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.