«Милли кунакханә»дә – кул остасы Гөлшат Мөхәммәтшина. Кама Тамагы районы Олы Кариле авыл балалар бакчасы мөдире булып эшли ул. Аны чын мәгънәсендә «Милләт анасы» дияргә мөмкин. Чөнки һәр эштә татарлыгына уңганлыгын кушып яшәвенә сокланмый мөмкин түгел. Ә сөйләшүебез аның күп төрле сәләтләренең берсе – курчаклар тегүе турында булыр.
Калфак һәм түбәтәй, милли чигүле кием кигән әби-бабайны күргәч, татар җанлы бер генә кеше дә битараф кала алмый. Курчаклар дөньясы көндәлек тормышны гармонияле итә, аңа әкияти тылсым өрә, ди әңгәмәбезнең герое Гөлшат ханым.
31 гыйнвар 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.