Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казанда «Тормыш стиле - Мәдәни код» IV Этно-Fashion фестивале гөрләде
Казанда «Тормыш стиле - Мәдәни код» IV Этно-Fashion фестивале гөрләде

Казанда «Тормыш стиле - Мәдәни код» IV Этно-Fashion фестивале гөрләде

11.09.2025
#Вакыйгалар

Казанда сентябрь башында мода һәм сәнгать дөньясындагы уникаль вакыйга – «Тормыш стиле – Мәдәни код» IV Этно-Fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале узды. Ул Россиядән һәм чит илләрдән килгән этнодизайнерларны, халык һөнәрчелеге осталарын һәм заманча медиа-сәнгать вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды.

Фестивальнең төп тамашасы – этник мода юнәлешендә эшләүче дизайнерларның коллекцияләрен күрсәтү иде. Бу гади дефиле генә түгел, ә чын мультимедиалы шоу булды. Милли орнаментлар, югары мода үрнәкләре һәм халык киемнәренә хас мотивлар визуаль эффектлар һәм цифрлы сәнгать ярдәмендә яңача яңгыраш тапты. Чарада үз коллекцияләрен 44 дизайнер тәкъдим итте.

Подиумда Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Мәскәү, Самара, Липецк, Красноярск, Киров, Екатеринбург шәһәрләре, шулай ук Төркия, Малайзия, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан килгән дизайнерларның колекцияләре күрсәтелде.

«Тормыш стиле – Мәдәни код» IV Этно-Fashion фестивале кысаларында «ЭТНИКА. МОДА. ҺӨНӘРЛӘР. МӘДӘНИ КОД» темасына фидбэк-сессия дә уздырылды.

Фидбэк-сессиянең спикерлары арасында чит илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар һәм халык сәнгате һөнәрләре традицияләрен саклаган борынгы предприятиеләр вәкилләре иде. Фикер алышуда Малайзиядән килгән дизайнер, «Miami Modest Fashion Week»ка нигез салучы һәм оештыручысы, Көньяк-Көнчыгыш Азия Ислам модасы фестиваленә нигез салучыларның берсе һәм оештыручысы Мохд Хаири Хишам бин Мохт ашаара, иң күренекле төрек дизайнерларының берсе, үз коллекцияләрендә Госманлы империясе тарихы белән рухланып эшләнгән күлмәк фасоннарын тудыручы Рабия Ялчин, BURO BANU брендын гамәлгә куючыларның берсе һәм аның баш дизайнеры Элара Шәйхи, Татарстан модельеры Солтан Салиев, «Турина гора» халык сәнгать һөнәренә һәм шул исемдәге Барнаулдагы беренче шәхси галереяга нигез салучы Владимир Москвитин, Иваново өлкәсенең яшь рәссамы, «Холуй җөе» ҖЧҖне гамәлгә куючыларның берсе Александр Саков, киемнәрне йолдызлык билгеләренә карап эшләү һәм сайлап алу буенча уникаль концепция авторы, рәссам-модельер Елена Махиня, Чувашия Республикасының «Паха Тере» сәнгать һөнәрләре фирмасы» ҖЧҖ директоры Наталия Посынкина һәм башкалар катнашты.

Сессиядә катнашучылар традицион культура элементларының заманча дизайн алымнары белән ярашуы, хәзерге заманда этно-стильнең популярлыгы, этник мәгънәдәге фешн-индустрия юнәлешнең алга таба үсеше кебек актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.

«Тормыш рәвеше – Мәдәни код» фестивале – мәдәни мирасыбызны саклау, аны заманча сәнгать һәм дизайн аша яңадан аңлату мәйданчыгы. Ул талантлы дизайнерларга һәм осталарга ярдәм итү, этник эстетиканы киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм халыкара мәдәни багланышларны ныгыту максатын куя.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Яңа 2026 ел белән котлыйбыз!
30.12.2025
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
30.12.2025
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белән сөйләшәбезмм
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белә…
29.12.2025
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
25.12.2025
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
24.12.2025
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
23.12.2025
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
19.12.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.