Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды

Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды

21.04.2026
#Вакыйгалар

21 апрель көнне Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Сабантуйны оештыручылар өчен «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дигән семинар-практикум ачылды. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанных мәдәният ресурс үзәге белән берлектә оештырды. Семинар үз эшен 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чараның рәсми ачылышы башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда узды. Семинарда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәчесе Данис Шакиров  сәламләде.

Семинар-практикум ел саен уздырыла һәм катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел чарада Россия Федерациясенең төрле төбәкләерннән 40 кеше катнаша. Семинарда катнашучылар арасында Әстерхан, Волгоград, Киров, Курган, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Ростов, Самар, Свердлау, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Пермь, Красноярск крайлары, Мари иле, Удмуртия, Чувашстан республикалары, Ханты-Манси автоном округы, Луганск халык республикасы вщкиллщре бар.

Семинар кысаларында катнашучылар Сабантуй бәйрәмен оештыруның һәм үткәрүнең төп принциплары, шәһәр мохитендә бәйрәм йолаларын торгызу технологиясе белән танышачаклар, бәйрәмнең уен ярышлары, музыкаль фольклоры, осталар ярминкәсен һәм Сабантуй мәйданчыкларын оештыру тәртибе, шулай ук татар традицион бәйрәм костюмы, татар костюмының классификацияләре, традицион көрәш буенча ярышлар һ.б. турында белем арттыра алачак.

24 апрель көнне семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында булачак. Биредә алар татар милли бәйрәменең прологы белән танышып, юка пешерүче буенча остаханәдә катнашырга ниятли. Шулай ук чараны оештыручылар Кама Тамагы районының Тарихны өйрәнү музее, танылган язучы Туфан Миңнуллинның музеена экскурсияләр уздырачак.

Семинар тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылачак.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
20.04.2026
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
20.04.2026
Уфаның «Нур» театры артистлары Чулпан Раянова һәм Айнур Баянов белән очрашуга чакырабыз
Уфаның «Нур» театры артистлары Чулпан Раянова һәм Айнур…
14.04.2026
Кама Тамагының «Ләйсән» театр коллективы «Тәүбә йорты» спектаклен тәкъдим итте
Кама Тамагының «Ләйсән» театр коллективы «Тәүбә йорты» спектаклен тәкъдим итте
14.04.2026
Фәридә Юмагужина белән гаилә кыйммәтләре, җәмгыятьтә хатын-кызларның роле турында сөйләшәбез
Фәридә Юмагужина белән гаилә кыйммәтләре, җәмгыятьтә хатын-кызларның роле турында сөйләшәбез
13.04.2026
Балтачта үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Бию Фест» бию фестивале-конкурсы узды
Балтачта үзешчән сәнгать коллективлары арасында «Бию Фест» бию фестивале-конкурсы узды
13.04.2026
Язучы Фатыйх Кутлу белән очрашуга рәхим итегез
Язучы Фатыйх Кутлу белән очрашуга рәхим итегез
09.04.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.