Без сезне Татарстанның мәдәни тормышы белән һәрдаим таныштырып торырга тырышабыз.
Шушы көннәрдә Татарстанның абруйлы делегациясе Якын Көнчыгышта урнашкан Катар дәүләтендә Россия мәдәнияте көннәрендә катнашып кайтты. Анда халкыбызның һөнәрчелеге, осталарның кул эшләре аеруча зур кызыксыну уятканны белгәч, тагын да сөендек.
Шул уңайдан без студиягә әлеге матур чарада катнашкан кул осталары – рәссам, Евразия рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмитованы һәм Кукмара район Мәдәният йорты методисты, калфаклар чигү остасы Миләүшә Сәләхованы чакырдык.
Сезгә истәлекле сәфәр турындагы әңгәмәне 25 февраль 14.00 сәгатьтә тәкъдим итәрбез. Безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.