Табигатькә күз салсагыз, галиҗәнап Язның сизелер-сизелмәс ноталарын сез дә ишетәсездер. Кояш та ягымлырак, үзгәрәк җылыта.
«Милли кунакханә» гә якты бер нур булып килеп кергән бу гаилә турында артык сүзләр сөйләү урынсыздыр. Алар күз өстендә каш кебек – һәрвакыт ачык. Ә менә үзләре гали дә, шул ук вакытта гади дә булган кунакларым белән әңгәмә сезнең өчен дә бүләк булыр.
Бездә кунактаТатарстанның, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова һәм Татарстанның, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов.
26 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә» гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.