Казанның Габдулла Тукай әдәби музее татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлардан торган «Милли моңнар» конкурс-концертын әзерли. Чара 26 апрель – Туган тел көнендә узачак һәм Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланачак.
Оештыручылар әйтүенчә, «Милли моңнар» конкурс-концертында һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик конкурста катнашып, сайлау турында җиңү яуларга кирәк.
Конкурста катнашу өчен:
Габдулла Тукай сүзләренә язылган бер җырны сайларга;
җырның видеосын яздырырга;
6 апрельгә кадәр видеоны https://forms.yandex.ru/u/6992d52ff47e73d66e163548/ сылтамасы буенча җибәрергә кирәк.
Конкурсның сайлап алу комиссиясе 7-11 апрельдә эшлиячәк. 12 апрель көнне җиңүчеләр исемлеге әзер булачак.
Барлык өстәмә мәгълүматны 5908667 телефоны буенча белешергә мөмкин.