Көн туды исә, яңалык көтәбез. Көткәнең күңелгә хуш килә торган булса, икеләтә сөенеч.
Шушы көннәрдә әдип, тәрҗемәче, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында «Кардәшлек кадере» дип аталган китабы басылып чыкты.
Төркия һәм Татарстанның әдәби мәйданында чын мәгънәсендә илче булган Фатиһ бәйне шул уңайдан без студиягә чакырдык.
28 ноябрь, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.